Кыш бабай ярдәмгә ашыга
Бима фельдшер-акушерлык пункты янында чыршы бизәлгән, ә аның янында Кыш Бабай һәм күсе медицина хезмәткәрләре ролендә каршы ала.
Мәдәният йорты янында да бәйрәм атмосферасы бар. Кыш бабай белән Кар кызы, Ел символы-күсе Яңа Ел кәефе тудыра. Тәрәзәдә-бәйрәм бизәнү әйберләре.
Балалар бакчасы һәм мәктәп тә читтә калмады. Авыл җирлеге хакимияте янында үсә торган чыршылар да яңа ел бәйрәменә ямь өстәде.
Һәркайда кар сыннары
Пәрәмештә комиссияне тере Кыш бабай каршы алды.
Әйтергә кирәк, бу авылда күп кенә хуҗалар үз капка төбендә бәйрәм оештырырга тырыштылар. Биредә дә кар сыннары ясалган. Һәр кешенең бәйрәмгә ныклап әзерләнүе сизелә.
Менә «әкият йорты " клубы каршында чыршы белән бизәлгән. Ә аның янында әкияти илне хәтерләтүче фигуралар зур. Башлангыч мәктәп - балалар бакчасы территориясендә дә кар сыннары күп. Биредә рекордлы санда кар яуды дигән тәэсир кала. Чөнки пелемешлеләр тәкъдим иткән «Мин яратам сине, Пелемеш» язуын хәтта самолеттан да күрергә мөмкин.