Биредә ерактан ук Россия һәм Татарстан әләмнәре күренеп тора. Бина түбәсендә генә түгел, кардан ясалган һәм бик матур итеп буялган алар. ТАССРга – 100 ел диеп язып та куйганнар.
Мәдәният йорты янындагы Кыш бабай да, әкият геройлары да – бәйрәм рухында. Дуңгыз гына саубуллашып китәргә җыенган. Мәктәп һәм Мәдәният йорты янындагы Су аналары да киемнәренә бәйрәм бизәге өстәгәннәр.
Кадрәк авылында кардан чуртан да ясаганнарБу авылда гомер кичерүче Иван Ишкатовның боздан ясаган крепосте тирә-юньгә ямь өстәп тора.
Мәдәният йорты каршында гадәти булмаган әкият геройлары – мичкә утырган Емеля, судан башын чыгарып тыңлаучы Чуртан, күңелле Бака матур итеп бизәлгән чыршы янында бәйрәм рухы булдырганнар. Кыш бабай һәм Кар кызы янәшәсендә Күсе, Ипекәй кадрәклеләргә Яңа елда муллык тели.
Мәктәптә дә бик матур сыннар ясаганнар. Ел символы Күсе – Кыш бабай һәм Кар кызы янәшәсендә.