Кичкетаңда Яңа елны зур әзерлек белән каршы алганнар

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Кичкетаң авылы – Яңа ел бәйрәменә әзерлек һәм аны үткәрү буенча бик күп җирлекләргә үрнәк.

Авылга керү белән шәхси хуҗалыкларның капка төпләрендә сыннар күплеге күзгә ташлана. Авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев капка төбенә үзе дә Кыш бабай белән Кар кызы ясап куйган. Гөлназ Галләмова, Әлфинә Латыйпова, Мәүлидә–Вәсил Шәрәфиевлар, Җәүһәрия–Рәис Шәймәрдановлар, Елена–Зиннур Гыйззәтовлар, Эльза–Рифат Кәлимуллиннар, Илгизә–Рәис Җиһангәрәевлар һәм башка күпләрнең  капка төпләрендә кардан ясаган матур сыннар.

Мәдәният йорты ягындагы иркен мәйданда – бик биек чыршы янында Кыш бабай белән Кар кызы янәшәсендә Күсе, Куян, Песи, Дуңгыз, җәнлекләр патшасы Арыслан, йомыркадан чыгып килүче Чеби. Изге Чишмә дә Яңа елны матур итеп бизәлеп каршы ала. Мәктәпкә, балалар бакчасына, авыл җирлеге Советы бинасы керү юлында да – Кыш бабай белән Кар кызы да, урман җәнлекләре дә. Барҗы-Умга, Барҗы-Пельга урамнарын да матур итеп бизәгән чыршылар, кар сыннары бизи.

Кодашта шәхси хуҗалыклар да кар сыннары ясаганнар

Яңа елга авыл җирлеге бинасы, Мәдәният йорты янында кардан сыннар ясап куелган.

Шундый ук матур сыннар Айдар Галиуллин, Расим Исламов, Ленар Шаракин, Сәлахиев Фирдәвес һәм башкаларның капка төпләрендә дә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International