Уразай һәм Ямурзада кунакларны әкият геройлары каршы ала

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Уразай клубы янына быел кар сыннары – әкият геройлары күпләп җыелган.

Биредә Куян, Аю кебек урман җәнлекләре янына Пингвин, Елан, Эт тә килгән. Ел символы –Күсе дә бар. Авыл остасы – Любовь Бронникова Кыш бабай белән Кар кызы да ясап-буяп куйган.

Ямурза клубы һәм спорт үзәге алды мәйданының бәйрәмчә бизәлеше ерактан ук күренеп тора.

Бик матур бизәлгән чыршы янында күкрәк киереп Күсе басып тора. Елларга муллык теләп Ипекәй, урман патшасы Аю да килгән. Ишек һәм тәрәзәләрдә –Яңа ел бизәкләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International