Авыл урамнарында матур кар сыннары ясалган.
Фаилә–Рәис Гыйльфановларның капка төбендә Яңа ел белән котлау да, Кыш бабай белән Кар кызы да, Күсе белән Тычкан янында хәтта Песи дә бар. Илнур Фәсхетдинов ясаган Күсе – чын сәнгать әсәредәй, җиренә җиткән.
Мәктәп янына бердәм булып бөтен урман җәнлекләре җыелган. Аю, Төлке, Юлбарыс, Керпе... Кыш бабай белән Кар кызы, “Маша и Медведь” мультфильмы геройлары да шунда.
Яңавылда – Кыш бабайлар, Кар кызлары һәм КүселәрМәдәният йорты һәм мәктәп алды мәйданында Кыш бабай һәм Кар кызы кунакларны каршы ала.
Мәдәният йорты янында Дуңгыз үзенә алмашка килгән Күсегә юл бирә. Мәктәп янында ел символы Күсе бар.
Кар сыннары Кырынды авылына ямь бирәКырынды Мәдәният йорты һәм мәктәп янында кардан сыннар ясалган.
Урамнарда да авыл уңганнары ясаган кар сыннары бәйрәм рухы биреп торалар.