Кечкенә Глеб-безнең республика тарихының бер өлеше
2020 елның 6 гыйнварында Әгерҗе бала тудыру йортында беренче бала туган. Бу сабый-гади гражданин гына түгел, ул хәзер безнең район, хәтта республика тарихының бер өлеше.
Аңа карата мондый сүзләр очраклы түгел. Глеб Костров – 2020 елда безнең районның беренче яңа туган баласы, ТАССР төзелүнең 100 еллыгы билгеләп үтелгән елда, республикабыз өчен әһәмиятле булган бәхетле бала. Моннан тыш, бу – яшь гаиләдә көтеп алынган бала. Аның әнисе Адилә – Россия Эчке эшләр министрлыгының Ижау линия бүлеге хезмәткәре, әтисе Дмитрий-район үзәк хастаханәсенең анестезиолог-реаниматологы.
Кичә бала тудыру йортында сабыйны чыгару уңаеннан тантаналы чара узды. Анда район башлыгы, «Бердәм Россия» партиясенең Әгерҗе җирле бүлекчәсе секретаре Валерий Макаров, Россия Эчке эшләр министрлыгының Транспорт буенча Ижау линия бүлеге начальнигы урынбасары Эдуард Шибанов, Әгерҗе станциясендә полиция линия бүлеге начальнигы Сергей Перминов, район үзәк хастаханәсе баш табибы Эдуард Овчинников, ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлнара Гайфуллина һәм башка кунаклар, бәхетле әти-әниләрнең туганнары һәм хезмәттәшләре катнашты.
– Бу вакыйга район өчен генә түгел, ә гомуммилли тарихи әһәмияткә дә ия. Чөнки бүген без ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә тантаналы старт бирәбез. Тарихи елда районда шундый искиткеч вакыйгалар күп булсын иде. Ә сезнең гаиләгә игелек һәм иминлек телисе килә. Улларын лаеклы тәрбияләргә язсын, район һәм ил аларга горурланырлык булсын, - дип теләде Валерий Владимирович.
Ул сабыйның әти-әнисенә «ТАССР төзелүгә 100 ел» истәлекле медале, баланың туу турында таныклык, кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
Тантана кунаклары, иң изге теләкләрен белдереп, яшь гаиләгә бүләкләр тапшырдылар.
– Бүген безнең гаилә өчен, чыннан да, зур вакыйга. Яңа ел безнең өчен шулай ук истәлекле һәм матур башлануына без бик шат, шуңа күрә бик нык дулкынланабыз. Улыбызга һәм гаиләбезгә карата шундый хөрмәтләре өчен район җитәкчелегенә, коллегаларыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Шулай ук Әгерҗе бала тудыру йорты коллективына зур рәхмәт, - диде Адилә Фирдәүс кызы.
Бала тудыру йортында мондый тантана янә кабатлана.
- Шундый ук бәйрәм йөзенче баланың туган көне уңаеннан да оештырылачак, - дип аңлатты Эдуард Овчинников.
- Глеб исеменең әһәмияте - "Ходайның варисы". Улыгызны Ходай Тәгалә хәер-фатихасы белән тәрбияләвегезне, мәхәббәт һәм шатлык-куанычлар телим, - диде Гөлнара Гайфуллина.
Ә без бу изге теләкләргә бик теләп кушылабыз.
***
Яңа ел каникуллары вакытында Әгерҗе РҮХнең бала тудыру бүлегендә ике бала, икесе дә малайлар дөньяга килде.
Дания АБЗАЛИЕВА.