1 гыйнвардан башлап 8 гыйнварга кадәр ашыгыч ярдәм 340 чакыру буенча чыкты.
Гөлфия СИМАКОВА, ашыгыч ярдәм бүлеге өлкән фельдшеры:
- Яңа ел каникулларында, гадәттәгечә, район буенча өч ашыгыч ярдәм бригадасы кизү торды: икесе – Әгерҗедә, берсе – Кызыл борда.
1 гыйнвардан башлап 8 гыйнварга кадәр барлыгы 340 чакыру буенча чыктылар. Нигездә, ОРВИ, гипертоник кризис белән авыручыларга чакырталар. Көчле исереклек белән (кемдер өйдә, кемдер урамда яткан) мөрәҗәгать иткәннәр.
Күптән каникулларда пычак яралары буенча чакырулар булмады. Бу көннәрдә өч очрак теркәлгән.
Безнең бригада Кичкетаңнан ерак түгел Алнаш районы территориясендә һәлак булган һәм яраланган кешеләр белән юл-транспорт һәлакәтләренә чыкты. Анда Алнаштан ашыгыч ярдәм бригадасы белән бергә эшләдек. Безнекеләр Яр Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә ике яралыны алып киттеләр.
Тюбингта шуганда имгәнүләрсез булмый. Бер зыян күргән кешегә ярдәм күрсәтелде.
Гомумән алганда, нәтиҗәле эшләдек. Ишегалларына керү ирекле иде, кар чистартылды. Коммуналь хезмәтләргә рәхмәт.