Әгерҗе янгын сүндерүчеләре ярдәм сорый

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

12 гыйнварда иртәнге сәгать биштә Әгерҗедә Чехов урамында янгын турында хәбәр килде.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче яңа йортның түбәсе ут белән капланган иде. Утны локальләштерә алдык. Хуҗалар яшәгән иске йорт та, хуҗалык корылмалары да зыян күрмәгән. Янгынның сәбәбе-электр үткәргечнең төзек булмау.

Янгын сүндерүчеләр әгерҗелеләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр:

 

"12 гыйнварда бездә зур бәла булды. Яңа йортта янгын чыкты. Йорт зыян күрде, түбә юк ителде, милеккә зур зыян килде. Хәзер безнең күп балалы гаилә авыр матди хәлдә калды.  Мораль яктан да безгә бик авыр.  Чөнки без 5 ел үзебезнең тыйнак акчабызга йорт төзедек. Әле төзелешкә алынган кредит тулысынча түләнмәгән. Ут белән зыян күргән бинаны һәм милекне торгызу мөмкинлеге юк. Битараф булмаган әгерҗелеләргә җавап бирүләрен һәм кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтүләрен сорыйбыз. Без кече суммага да шат булачакбыз.

Телефон: 89520406370. № Саклык банкы картасы-5469620022324444.

Барлык игелекле кешеләргә Сәетҗановлар гаиләсе чын күңелдән рәхмәт сүзләре белән."

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International