Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин РФ Федераль Җыелышына Еллык юлламасында хәбәр итте.
Владимир Путин Ана капиталы буенча яңа карарлар тәкъдим итте-беренче бала туганда гаилә ана капиталына аның бүгенге күләмендә хокук алачак. Бу карарлар 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керергә тиеш. Президент фикеренчә, мондый ярдәм икенче бала тууга әзерләнергә мөмкинлек бирәчәк.
- Шулай ук икенче бала тапкан гаиләләр ана капиталын 150 мең сумга арттыру хокукына ия булачак. Шулай итеп, ике балалы гаиләләр өчен ана капиталының гомуми күләме 616 мең сумга җитәчәк, - дип хәбәр итте Путин.
Ана капиталы программасы 2026 елга кадәр озайтылыр һәм ел саен сумма индексацияләнәчәк.
2017 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Әгерҗе районында 2600 сертификат бирелгән, алар белән 62% гаилә файдаланган инде. Аларның күбесе торак сатып алу яки төзү өчен сертификат кулланалар.