Поликлиникалар, хастаханәләр һәм ашыгыч ярдәм станцияләре яңа техника белән җиһазландырылачак.
Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүгә өстәмә рәвештә 550 млрд. сум акча тотылачак. Бу хакта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Россия Федерациясе Федераль Собраниесенә еллык Юлламасында хәбәр ителә.
Программа 1 июльдә эшли башлаячак. Аның кысаларында илнең барлык төбәкләрендә яңа сырхауханәләр, хастаханәләр, ашыгыч ярдәм станцияләре ремонтланачак һәм җиһазландырылачак, дип билгеләп үтте Президент. Шулай ук ул хәбәр иткәнчә, акчаларның 90% федераль бюджеттан финанслана.
2020 елда Россиядә авылларда фельдшер-акушерлык пунктлары төзелеше тәмамланачак. Путин ассызыклаганча, ФАП хезмәткәрләре, заманча җиһазлар һәм интернет ярдәмендә, урыннарда реаль ярдәм күрсәтергә тиеш.
Гомумроссия халык фронтына ФАПларның җиһазланышын, төзелешен һәм ремонтын контрольдә тоту йөкләнде.