Башлангыч мәктәп укучыларына мәктәп ашханәләрендә бушлай кайнар ризык белән тәэмин итәчәкләр

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Владимир Путин илнең барлык мәктәпләрендә беренче-дүртенче сыйныфлардан укучылар өчен түләүсез кайнар ризык кертүне йөкләде.

 Татарстанда бу йөкләмә кыска вакыт эчендә башкарылачак.

- Республикада барлык мәктәпләр дә башлангыч сыйныф укучылары өчен кайнар аш оештыру буенча техник мөмкинлеккә ия,- дип хәбәр итте «Татар-информ» мага ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

2020 елның 1 сентябреннән Путин техник мөмкинлек булган мәктәпләрдә башлангыч сыйныф укучылары өчен бушлай кайнар аш белән тәэмин итүне йөкләде. Калган барлык мәктәпләрдә дә мондый туклану 2023 елның 1 сентябреннән дә соңга калмыйча оештырылырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International