Россиядә экологик мониторингның бердәм системасын формалаштыралар

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Киләсе елга товарларны һәм төргәкләрне утильләштергән өчен чыгымнарны җитештерүчеләр һәм импортерлар алып барырга тиеш.

Президент Владимир Путин Федераль Җыенга еллык Юлламасында экологик мониторингның тулы кыйммәтле системасын формалаштырырга чакырды.

» Киләчәктә мондый контрольне бөтен илгә таратырга кирәк, һава торышы гына түгел, су, туфрак торышы да, ягъни экологик мониторингның тулы кыйммәтле системасын формалаштырырга кирәк", – диде Россия Президенты.

Моның өчен полигоннарга килә торган калдыкларның санын киметергә һәм чүп-чарны аерым җыюга җитди карарга кирәк.

Путин ассызыклаганча, 2021 елга товар һәм төрелмә җитештерүчеләрнең җаваплылыгы сизелерлек артачак. Гади генә әйткәндә, пычрану өчен аларга түләргә туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International