Өстәмә урыннар «Демография»милли проекты кысаларында булдырылды.
"2018-2019 елларда республикада 30 балалар бакчасы төзелде, алар 6,1 мең урын тәэмин итте, шул исәптән 3,1 мең урын — ясле», — дип хәбәр итте «Татар-информ» мага ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Проект планында-2020 ел ахырына кадәр ясле төркемнәр белән тагын 22 балалар бакчасы төзү. 2021 елда төзелгән объектлар саны гражданнар соравыннан чыгып билгеләнәчәк, чөнки республикада барлык балаларны да ясле урыннар белән тәэмин итәргә кирәк, — дип билгеләп үтте Галимова.
Рөстәм Миңнеханов балалар бакчаларында яңа урыннар кертүне шәхсән үзе контрольдә тота, «Демография»илкүләм проектына аерым игътибар бирә.
РФ Президенты Владимир Путин бүген ил парламентына еллык Юллама белән чыгыш ясады.
"Без төбәкләргә 2021 ел ахырына кадәр яследә 255 мең яңа урын булдырырга ярдәм итү өчен федераль бюджеттан акча бүлеп бирдек. Әмма 2018-2019 елларда туксан мең урын урынына 78 мең урын булдырылган. Аларның 37,5 мең урыны сабыйларга бирелергә мөмкин. Калганнарга әлегә кадәр белем бирү лицензиясе бирелмәгән. Димәк, мондый яслеләр балаларны кабул итәргә әзер түгел», — дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.