Күрше төбәкләрдә, шул исәптән Удмуртиядә дә, котыру чире активлашу сәбәпле, район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре бу көннәрдә песи-этләргә бушлай прививка куялар.
Әгерҗедә яшәүчеләр атнаның һәр көнендә район ветеринария берләшмәсенә килә алалар. 24642, 24613 телефоны буенча хезмәткәрләрне өйгә дә чакырырга мөмкин. Авыл халкы участок ветеринарларына мөрәҗәгать итә ала.