Әгерҗе районы 2019 елда архив эше буенча лидерларның берсе булды

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Татарстанда 2019 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы муниципаль архивларны билгеләделәр. Бу хакта Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты коллегиясенең киңәйтелгән утырышында комитет рәисе Гөлнара Абдрахманова сөйләде.

» 2019 елда архив эше буенча Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Апас, Балтач, Бөгелмә, Буа, Биектау, Саба, Сарман, Спас, Тукай районнары алда бара", — дип билгеләп үтте ул.

Безнең район "Россия Федерациясе Архив фонды һәм башка архив документларының сакланышын тәэмин итү буенча проектларга ярдәм итү" номинациясендә җиңү яулады һәм сканерлау җиһазлары комплекты алу өчен 480 мең сум күләмендә грант ярдәме алды.

Бүләкләү тантанасында Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Валерий Макаров катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International