Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Хаҗ юлы җиңелме?
2012 елның 19 ноябре, дүшәмбе
Узган атнада 12 райондашыбыз изге хаҗ сәфәреннән кайттылар. Аларның Ислам динендәге биш фарыз гамәлнең берсе булган хаҗ гамәлен үтәп, исән-сау туган якларыбызга әйләнеп кайтуларына без дә ихластан сөендек һәм “Хаҗ юлы җиңелме?” дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек.
Тәскирә ЕРМАКОВА, Әгерҗе шәһәре: “Мин өч ел мәдрәсәдә укыдым, шуңа күрә бу сәфәргә өч ел әзерләндем дияргә була. Тик быел сәфәргә кузгалыр алдыннан безнең алга “изге җирләргә нинди юл белән барырга?” дигән сорау килеп басты, чөнки күз алдыбызда тоткан “Идел-хаҗ” туры белән бару мөмкинлеге булмады. Уникебез дә Мәскәү компаниясенең “Хезмәт-тур” дигән юлын сайладык һәм ялгышмаганбыз. Төркемебез җитәкчесе Фирая ханым бик тә кешелекле, җаваплы, киң күңелле булып чыкты.
“Хәзер хаҗ кылу авыр түгел” диючеләр белән килешмим, чөнки хаҗның бар таләпләрен җиренә җиткереп үтәгән очракта авырлыгы да, мәшәкате дә җитәрлек. Тик Аллаһы Тәгалә җиңеллеген бирә икән ул. Инде хаҗ сәфәреннән кайткач, фотоларны карап изге җирләрдә булган көннәрне, сәгатьләрне күңелемдә барлыйм да: “Миңа шушындый мөмкинлек биргәнең өчен мең шөкер”, – дип Раббыма рәхмәт укыйм”.
Гөлчирә ШӘРӘФИЕВА, Көчек авылы: “Безгә хаҗ гамәлен 60 градуслы эссе көннәрдә кылырга туры килде. Булачак хаҗилар өчен бик яхшы шартлар тудырылган булса да, хаҗ кылуны бик авыр хезмәткә тиңләр идем мин. Бик күп җәяү йөрергә дә, төннәрне йокысыз уздырырга да туры килде. Кәгъбәтулла тирәли җиде кат әйләнү үзе өч чакрым ара бит! Тик шул авыр хезмәтне башкарырга Раббым көч тә, зиһен дә бирде, шөкер. Сафа һәм Мәрвә таулары арасын җиде кат йөгереп узгач, иңнән зур йөк төшкәндәй булды. Кәгъбәтулла тирәли догалар укый-укый җиде кат әйләнгәннән соң күңелдә үзгә рәхәтлек, иман артуын тойдым. Тау-ташлар арасында урнашкан Мәдинә һәм Мәккә шәһәрләренең яктылыгын күреп шаккатым. 73 яшемдә хаҗ гамәлен җиренә җиткереп үти алуым белән бик бәхетле мин. Инде хәзер сеңлем Зөлфирә белән бергәләп Әгерҗегә “Нур” мәдрәсәсенә йөрергә ниятләп торабыз”.
Алисә ДЕРИГЛАЗОВА, Әгерҗе шәһәре: “Хаҗ сәфәре бер ай дәвам итсә дә, аның һәр көне генә түгел, сәгате-минуты исәптә. Ягъни һәр көнне билгеле бер хаҗ гамәлен җиренә җиткереп үтәү – фарыз. Бу хакта сәфәргә кузгалганчы ук районыбыз имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт махсус занятиеләрдә бик тәфсилләп аңлатты. Аннан төркемебез җитәкчесе Фирая ханым, хаҗ сәфәрендә безнең белән бергә булган Төркиядән килгән хәзрәт Мөкәррәм хәзрәт көн саен хаҗ гамәлләрен дөрес үтәү буенча дәрес-занятиеләр уздырдылар. Чынлыкта, хаҗның һәр гамәле сабырлык та, уш-зиһен дә, көч тә таләп итә. Кәгъбәтулла тирәсен җиде кат әйләнгән вакытта махсус дога укырга да, теләкләреңне теләргә дә, шул ук вакытта меңләгән халык агымы белән бергә әйләнергә, башкаларга комачауламаска да кирәк. Һәм бу гамәл эссе кояш нуры астында башкарыла. Аллаһы Тәгаләнең бәндәне чын сынавы итеп кабул иттек без аны. Әлеге гамәлне башкарганда аңын югалтып егылучылар да булды.
...Авыр сәфәрдән кайткач, бераз авырып киттем. Бу да – Аллаһы Тәгаләнең сынавыдыр. Тик мин үземне исән чагында ук җәннәттә булдым дип әйтә алам. Хаҗ гамәле авыр булса да, җанга биргән сихәте – үлчәп бетергесез...”.
×××
Быел изге җирләрдә хаҗ гамәлен үтәргә 245 илдән килгән 8 миллионнан артык мөселман килгән булган. Шул миллионнар арасында 12се – райондашыбыз. Раббыбыз һәркайсының хаҗын кабул кылып, фарыз гамәлне үтәүләре бәрабәренә иманнарын тагын да ныгытса иде...
Дания АБЗАЛИЕВА.
Мәгълүмат чыганагы http://www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды
Пенсия тупланмалары аз күләмдә тупланган гражданнар яки кирәкле стажы һәм пенсия коэффициентлары булмаган кешеләр пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләү ысулы белән алу хокукына ия. Узган елда гына да Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлеге мондый түләүне 13 мең кешегә рәсмиләштерде.
Чернобыль атом электр станөиясендәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан гражданнар өчен 1,4 меңнән артык татарстанлы социаль ярдәм чаралары ала
Татарстан Республикасында 2026 елның апреленә 1473 кеше Чернобыль АЭСында булган һәлакәтне бетерүдә катнашучылар, әлеге һәлакәт нәтиҗәсендә инвалидлык алган гражданнар өчен билгеләнгән социаль ярдәм чараларыннан файдалана.
16
апрель, 2026 ел
VII Халыкара экологик диктант старт алды: үз белемнәреңне 22 апрельгә кадәр тикшерергә мөмкин.
Быелның төп темасы - «Экологик иминлек»
ИХО әгъзалары булган дәүләтләрнең яшь дипломатларының юбилей форумы Казанда узачак
Быел ул оешканнан алып ун еллыгын билгеләп үтә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз