Узган атнада Әгерҗегә эш визиты белән Горький тимер юлы башлыгы Анатолий Лесун килде.
Тимер юл вокзалы территориясендә ул Горький тимер юлы башлыгының Ижау төбәге буенча урынбасары Александр Лапшин һәм район башлыгы Валерий Макаров белән очрашты.
Аннары Анатолий Федорович эксплуатация локомотив депосындагы киңәшмәдә катнашты һәм Әгерҗе тимер юл предприятиеләре эшчәнлеге белән танышты.