2019 елда иң өлкән әти-әнигә ничә яшь

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Әгерҗе ГХАТ бүлегендә 2019 елга йомгак ясадылар.

Узган ел районда 241 бала туган: 111 малай һәм 130 кыз. 61 гаилә беренче бала, 91 – икенче, 58 – өченче, 31 – дүртенче һәм аннан соңгы бала тууны бәйрәм итте. Бер гаиләдә игезәкләр-малай һәм кыз туа.

Иң олы әтигә-51 яшь, иң өлкәненә – 18 яшь. Иң өлкән әнигә – 41 яшь, иң яшь әнигә – 18 яшь.

449 кеше: 199 ир-ат һәм 250 хатын-кыз вафат булды.

Чагыштыру өчен: 2018 елда Әгерҗе районында 272 бала туган, 489 кеше үлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International