Әгерҗедә “Ел укытучысы“ бәйгесе җиңүчеләрен ачыкладылар

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Быел әлеге бәйгедә районыбыздан барлыгы 21 педагог катнашты.

Алар “Дебют“, “Иң яхшы татар теле укытучысы“, “Ел укытучысы“ номинацияләрендә белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр.

Бүген “Радуга талантов“ балалар иҗаты йортында номинация җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды. Аларны район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина, педагогларның профсоюзлар оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Мөхәммәтдинова, район директорлары советы рәисе Сергей Макитонов тәбрикләделәр, Грамоталар, бүләкләр, чәчәкләр тапшырдылар.

Балалар иҗаты йорты, сәнгать мәктәбе укучыларының матур чыгышлары “Ел укытучысы“ бәйгесендә катнашучыларга бүләк булды.

Соңыннан махсус “Ел укытучысы“ бәйгесендә катнашучылар өчен махсус ясалган торт белән чәй эчтеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International