Әгерҗедә “Иң яхшы татар теле укытучысы“н ачыкладылар.

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Район күләмендә узган “Ел укытучысы“ бәйгесенең әлеге номинациясендә алты татар теле һәм әдәбияты мөгаллиме катнашты.

Беренче урында – Исәнбай мәктәбе укытучысы Гөлназ Хуҗина. 

Икенче урында – 1нче гимназия укытучысы Гөлнара Закирова.

Өченче урында – 3нче мәктәп укытучысы Илзидә Герасимова.

Гөлназ Хуҗина 6 февральдә Чаллыда узачак зона турында район данын яклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International