15-19 гыйнвар көннәрендә Яшел Үзәндә эстафетада ике тапкыр дөнья чемпионатларының көмеш медале иясе (2017, 2019), 2018 елгы кышкы Олимпия уеннарының көмеш һәм бронза призеры, Россия чаңгычысы Андрей Ларьков призларына Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.
Ярышлар 2004-2005 елгы егетләр һәм кызлар арасында узды
Егетләр индивидуаль спринт программасында, классик стиль белән 5 км һәм ирекле стиль белән 10 км дистанцияләрдә ярыштылар. Кызлар шулай ук шәхси спринт программасында, 3 км дистанциягә классик стиль белән һәм 5 км ирекле стиль белән ярыштылар.
Безнең район данын Әгерҗе спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр түбәндәге составта яклады: Мөхәммәтзакиров Айдар, Дедюхина Ангелина, Николаева Зинаида, Иванова Альбина.
Һава торышы катлаулы булуга карамастан, барлык спортчылар да чаңгы ярышлары буенча беренче спорт разрядын расладылар һәм дүртенче команда урынын яуладылар.
Спортчыларны котлыйбыз!