Сарсак-Омга авыл җирлегендә халык җыены

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Сарсак-Омга авыл җирлегендә район башлыгы Валерий Макаров катнашында гражданнар җыелышы узды. Әлеге җыелышка Сарсак-Омга лицее укучыларының ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чыгышы тәкъдим ителде.

«Ялыке» ансамбленең өлкән төркеме Татарстанның төрле халыкларының дәртле биюләре белән чыгыш ясады. Иң яшь чыгыш ясаучылар лицейның мәктәпкәчә төркеме һәм 1 сыйныф укучылары иде. «Алтын көз»ансамбле аерым колорит өстәде.

Чыгыш башланганчы Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы тарихы турында презентация күрсәтелде. Китапханәче Заитова л.л. иске фотографияләр күргәзмәсе, «Авыл тарихларыннан фотофактлар» һәм «яшь республиканың беренче адымнары»дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International