Райондагы иң өлкән диңгезчегә – 90 яшь

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Тукай авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Фәйзрахман БОРҺАНОВка 90 яшь тулды. Боларга өстәп, районыбызның иң өлкән диңгезчесе дә әле ул.

Шуңа күрә аны олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Кырынды авыл җирлеге башлыгы Илназ Закиров белән бергә  район хәрби комиссары Илгиз Галиев, район хәрби-диңгез флоты ветераннары җитәкчесе Илфат Ямалиев һәм ветеран диңгезчеләр Раиф Гәрәев, Рәүф Шәйдәүләтов  котладылар.

Ватан алдындагы бурычын үтәргә чакырылгач, Төньяк флотка җибәрәләр аны. Кронштадта хәрби диңгез мәктәбендә белем ала. Баренц диңгезендә старшина званиесендә хезмәт итә. Корабльләрендә 350 диңгезче хезмәт куя.  Биш ел диңгездә үтә шулай.

Диңгезчеләрнең дуслыгы гомерлек, диләр. Райондагы иң өлкән диңгезче янына дусларының күпләп килүенә аеруча сөенде юбиляр. Бүләкнең дә ниндиен алып килгәннәр: гомер буе яратып кия торган тельняшка! Флот ветераннарының ел саен уза торган очрашуларына да бик теләп йөри икән Фәйзрахман ага.

Аны котлаган һәркем күңеленең алга таба да шулай яшь булып калуын, нык сәламәтлек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International