Сарсак-Омга лицееннан Аделина Муллахмәтова, 1нче гимназиядән Аделия Гобәйдуллина, 3нче мәктәптән Олеся Юрьева районда “Иң яхшы әйдаманнар“ исемен яуладылар.
Әлеге бәйгедә барлыгы 12 укучы катнашты. Муллахмәтова Аделина (Сарсак-Омга), Гобәйдуллина Аделия (1нче гимназия), Юрьева Олеся (3нче мәктәп), Ибраһимова Инзилә (Салагыш), Прокопьева Анастасия (Көчек), Салихова Алиәа (Кадыбаш), Нестерова Софья (4нче мәктәп), Муллахмәтов Дилюс (Бима), Нәгыймова Илүзә (Исәнбай), Коробейникова Яна (Красный бор), Даутов Самат (Девятерня), Полянцева Карина (Тирсә), Фәсхетдинова Илзинә (Тирсә)“Визитка“, “Уен“, “Педагогик дебют“ номинацияләрендә сыналдылар, тест уздылар. Әйдаман нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дигән сорауга да җаваплары кызыклы иде: энергиясе ташып торган, шат күңелле, белемле, кызыксынучан, фикерләү сәләте югары һәм башкалар.