Пәләмеш авылында менә дигән спорт яллары узды.
Чаңгы спорты - безнең районда иң яраткан спорт төрләренең берсе. Ә әгерҗелеләр чаңгыда шуарга ярата! 25 гыйнвар көнне кечкенә, әмма тату Пеләмеш авылында 150гә якын катнашучыны җыйган "Пеләмеш чаңгы юлы 2020" чаңгы бәйрәме моның дәлиле булды.
Ярышларны оештыручылар чаңгы, дипломнар, призлар, медальләр һәм һәр катнашучы өчен истәлекле брелкалар әзерләгән иде. "Әти, әни, бала" гаилә эстафетасында 6 гаилә катнашты. Чара агымдагы елның юбилей даталарына - ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган.
Спорт бәйрәме якшәмбе көнне 26 гыйнварда дәвам итте. Актив ял итәргә яратучылар янә чаңгы, кар чаналары, тюбингларда шудылар, спорт уеннары уйнадылар. Учакта пешерелгән тәмле аш пешереп, рәхәтләнеп ял иттеләр һәм өйләренә таралыштылар. Асылда, «сәламәт тәндә-сәламәт рух»