Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасының Әгерҗе бүлекчәсе җитәкчесе итеп «Әгерҗе радиосы» директоры Гөлия Хәмит кызы ЗАКИРОВА сайланды.
Гөлия Закирова 1984 елда Яңа Аккүз авылында туа. Тәбәрле урта мәктәбен, аннан Арча педагогика көллиятен тәмамлый. Казан дәүләт гуманитар-педагогика университетында югары белем ала.
Хезмәт эшчәнлеген Ижауның 6 нчы гимназиясендә Татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып башлаган. 2011 елда «Әгерҗе радиосы» нда корреспондент буларак эшләргә килгән. 2015 елдан хәзерге вакытта Гөлия Закирова – җирле радиотапшырулар директоры. Эш телефоны-21220.