Бүген, Совет һәм Башкарма комитетның утырышлар залында авыл җирлекләре җитәкчеләре урынбасарлары өчен укыту семинары узды. Семинарда чыгыш ясадылар:
1. Иманова Л.С - район башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе
2. Хәкимова Л.Ф. - Советның оештыру бүлеге начальнигы
3. Сайдиәхмәтова А. Х - Советның гомуми бүлеге башлыгы
4. Хәкимова Н. М - Башкарма комитетның кадрлар бүлеге җитәкчесе
5. Михайловская Н. И - Башкарма комитетның гомуми бүлеге баш белгече
6. . Шәйхәйдәрова М.С. – Башкарма комитетның төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлеге баш белгече.
Семинарда түбәндәге сораулар каралды:
- керемнәр турында белешмәләр тутыру буенча,
- хокукый мәгълүмат сайтында НПА урнаштыру турында,
- НПА татар теленә тәрҗемә итү турында,
- ТКДФ системасында эшләү турында,
- ДСП документлары белән эшләү турында,
- эш номенклатурасы турында,
-җирле үзидарә көнен үткәрүгә әзерлек турында