Расланган график нигезендә, Әгерҗе муниципаль районында Башкарма комитет җитәкчесе А.С.Авдеев рәислегендә Алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча ведомствоара комиссия утырышы үткәрелде.
Утырыш эшендә Әгерҗе районы эчке эшләр бүлегенең икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш буенча өлкән опервәкаләтлесе Ф.Ф.Гафуров, "Алкоторг" ҖЧҖ, "Белый Кремль" вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Комиссия утырышында җирле алкогольле продукцияне ваклап сату базарында вәзгыять, «Булгарпиво» ААҖ, «АБ ИнБев-Эфес» АҖ, «Белый Кремль» ААҖ җитештергән сыраны ваклап сату челтәренә китерү күләмнәре, Питрәч муниципаль районы территориясендә алкогольле продукция белән агулану очраклары, шулай ук алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше өлкәсендә ачыкланган хокук бозулар турында мәсьәләләр каралды.
Районның рейтинг күрсәткечләрен яхшырту өчен бу юнәлештә түбәндәге карарлар кабул ителгән:
- алкогольле продукцияне сату буенча план күрсәткечләрен үтәү эшен көчәйтү; легаль булмаган хәмер продукциясен сатуны ачыклау өлешендә профилактик эшне көчәйтү;
- "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына легаль булмаган хәмер продукциясен сату фактлары буенча хәбәр итү мөмкинлекләре турында мәгълүмат җиткерү һ.б.