Быел 12 беренче класс-комплект туплана.
1 февральдән 1 һәм 10 сыйныфларга кабул итү башлана.
– Быел шәһәр балалар бакчаларыннан 330-нан артык бала чыгарылыр дип планлаштырыла. Шуңа күрә 12 сыйныф-комплект җыярга уйлыйбыз. 1-нче гимназиядә – ике, 3 – нче һәм 4-нче мәктәпләрдә-өчәр, 2-нче номерлы мәктәптә-дүрт беренче сыйныф, - дип хәбәр итте мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина. - Мәктәпкә язылу ТР Мәгариф министрлыгының хатлары нигезендә алып барылачак, барлык укучылар да урыннар белән тәэмин ителәчәк.
Район башкарма комитеты карары нигезендә 1 февральдән 30 июньгә кадәр укучылар теркәлү урыны буенча мәктәпкә кабул ителә. 1 июльдән 5 сентябрьгә кадәр ата-аналар балаларны үзләренә беркетелгән территориядә урнашкан мәктәпкә бирә ала. Язылу электрон рәвештә башкарыла, әмма аннан соң тиешле документларны мәктәпкә тапшырырга кирәк.
Тагын бер нюанс: Федераль закон нигезендә, бер гаиләдә тәрбияләнүче һәм бер үк урында яшәүче балалар бер үк мәктәптә белем ала ала. Бу балалар бакчасына да кагыла.