Әгерҗе командасы иң яхшы ата-аналар комитеты исеме өчен сыналачак

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Бүген 2нче мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре Чаллыда узучы “Дус сыйныф серләре“ бәйгесенең финалында катнаша.

Алар зона турында беренче урын яулаганнар иде. Финалда зоналарда җиңгән 27 команда җиңү өчен җан атачак. “Безнең дус сыйныф“ визит карточкасы, “Мәдәният“ проектын яклау, “Минем яраткан туган ягым“ иҗади номер – болар финалда катнашучылар өчен әзерләнгән биремнәр.

Районыбызның 2нче мәктәп укучыларына һәм аларның әти-әниләренә уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International