Әгерҗедәге “Орешник“ ял паркындагы агачларга эленгән җимлекләр юкка чыккан

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Күптән түгел район мәгариф идарәсе игълан иткән “Иң яхшы җимлек“ бәйгесендә җиңгән укучыларның үз куллары белән ясаган эшләрен Әгерҗедәге “Орешник“ ял паркындагы агачларга элгәннәр иде.

Биредә сәламәтлекләрен ныгытучы, актив тормыш алып баручылар хәбәр иткәнчә, җимлекләрдән “җилләр искән“. Озын куллар балалар ясаган җимлекләрне урлаганнар. Кая барабыз, җәмәгать...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International