30 гыйнвар көнне Шаршады авыл клубында тыл хезмәтчәннәре белән түгәрәк өстәл артында очрашу бик эчтәлекле үтте

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

30 гыйнвар көнне Шаршады авыл клубында тыл хезмәтчәннәре белән түгәрәк өстәл артында очрашу бик эчтәлекле үтте. Очрашу "Без сугыш балалары"исеме астында узды.  Хатын-кызлар үзләренең балачагы, авыр язмышы, сугыштан соң тормыш авырлыклары турында сөйләделәр. Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар. Кичә яхшы дәрәҗәдә үтте. Шулай ук һәлак булганнар истәлегенә багышланган китаплар күргәзмәсе оештырылды һәм "Хәтер белән без мәңгелек"исеме астында стенд ясалды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International