ТАССРның 100 еллыгы сайтында күренекле якташыбыз өчен тавыш бирү бара

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

ТАССРның 100 еллык юбилеена багышланган Татарстан сайтында республиканың күренекле шәхесләр өчен тавыш бирү башланды. Бу акция «Якташың өчен тавыш бир!» дип атала.

«Республиканың һәр районында үз эшләре, җиңүләре һәм казанышлары белән кече ватаннарын һәм бөтен Татарстанны таныткан каһарманнар бар. Шагыйрь һәм спортчылар, галимнәр һәм сәясәтчеләр, рәссамнар һәм Ватанны саклаучылар, музыкантлар һәм җәмәгать эшлеклеләре — бу гасыр дәвамында республиканы алга этәргән кешеләр», диелә сайтта.

Әгерҗе районыннан якташыбыз – Әгерҗедә туган, Иж-Бубыйда белем алган Советлар Союзы Герое Асаф Абдрахманов та бар.   Димәк, без тавышны аның өчен бирергә тиеш.

Тавыш бирү 100.tatarstan.ru сайтында бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International