Тирсә авылы өлкәннәре озын кышны бик файдалы уздыралар

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

Алар, атна саен китапханәгә җыелып, кул эшләре серләренә өйрәнәләр.

Оста куллы апаларның эшләнмәләре Тирсәдә узган халык җыены вакытында күргәзмәгә дә куелган иде.

– Авыл китапханәсенә энә-җепләребезне алып, тәм-томнар пешереп, ыспай киенеп бәйләргә өйрәнергә йөрибез. Бу көнне бәйрәм кебек көтеп алабыз. Китапханәче Раушания Галләмова эшкә керешкәнче безне китаплар, газета-журналларның яңа саннары белән таныштыра. Өйгә кайтканда укырга берәр китап алырга да гадәтләндек, – ди газетаның актив хәбәрчесе Фирая Әхмәтҗанова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International