Янгын турында кисәтүче датчикларны кайдан алырга

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

“Фаҗигадә кеше гомерен коткарып калуда ярдәме зур булган әлеге датчикларны кайдан сатып алырга була?“ дип “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы редакциясенә дә мөрәҗәгать итүчеләр дә бар.

Бу хакта күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсендә болай дип аңлаттылар:

  • Янгын турында кисәтүче датчиклар ирекле сатуда бар. Аларны Әгерҗедә һәм авыллардагы райпо кибетләреннән сатып алырга мөмкин.

Авыл халкы авыл җирлекләре Советлары аша янгын сүндерү бүлегенә заказ бирә ала. 24141 телефоны буенча турыдан-туры безгә дә мөрәҗәгать итә аласыз.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International