9 сыйныф укучылары 1 мартка кадәр төп дәүләт имтиханнары бирү өчен гариза язарга тиеш

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

Россия халыкларының туган телен һәм әдәбиятын өйрәнгән укучылар әлеге фәннәр буенча имтиханнар тапшыра ала.

(Казан, «Татар-информ»). Татарстанда 1 мартта 9 сыйныф укучыларыннан дәүләт йомгаклау аттестациясендә катнашуга гаризалар кабул итү тәмамланачак. Анда катнашу өчен 9 сыйныф укучылары үз мәктәбендә тапшыру өчен сайланган предметларны күрсәтеп гариза язарга тиеш. Бу турыда Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте хәбәр итә.

«Төп гомуми белем турында аттестат алу өчен 9 сыйныф укучылары рус теле һәм математикадан мәҗбүри, шулай ук сайлау буенча ике фәннән имтихан тапшырырга тиеш. Әдәбият, физика, химия, биология, география, тарих, җәмгыять белеме, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технология, чит телләр фәннәрен сайларга мөмкин», диелә федераль хезмәт хәбәрендә.

Россия халыкларының туган телен һәм әдәбиятын өйрәнгән укучылар әлеге фәннәр буенча имтиханнар тапшыра ала.

Гаризада йомгаклау аттестациясе формасын — төп дәүләт имтиханын яки дәүләт чыгарылыш имтиханын билгеләргә кирәк булачак.

Дәүләт йомгаклау аттестациясенә рус теле буенча үткәрелгән йомгаклау әңгәмәсен уңышлы узган мәктәп укучылары кертеләчәк. Ул быел 12 февральдә тапшырыла.

Тугызынчы сыйныф укучылары өчен төп дәүләт имтиханы вакытыннан алда 21 апрельдән 16 майга кадәр, төп этабы 22 майдан 30 июньгә кадәр узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International