Ватанны саклаучылар бәйрәмендә ничә көн ял булачак

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

Быел 23 февраль якшәмбегә туры килә, шуңа күрә ял көне 24 февральгә күчерелә.

Февральдә Россиядә яшәүчеләрне Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү уңаеннан кыска эш атнасы көтә.

Быел 23 февраль якшәмбегә туры килә, шуңа күрә ял көне 24 февральгә күчерелә. Шул рәвешле, айның соңгы атнасында 25 февральдән 28 февральгә кадәр.дүрт эш көне генә булачак.

Киләсе кыскартылган эш атнасы мартта булачак. Халыкара хатын-кызлар көне шулай ук якшәмбе көнгә туры килә, шуңа күрә ял көне 9 мартка күчерелә. 10, 11, 12 һәм 13 март эш көннәре булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International