Әгерҗенең кул сугышы белән шөгыльләнүче яшүсмерләре Екатеринбургта медальләр яуладылар

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

Сигез яшь спортчы алтын һәм көмеш медальләргә лаек булды.

Екатеринбургта кул сугышы буенча узган ярышта спорт мәктәбе тренеры Грайр Аракелян шәкертләре пьедесталга күтәрелделәр.

Беренче урыннарга Артур Нуретдинов, Яна Шакирова, Дарья Лукьянченко, Ранил Гыйззәтуллин, Матвей Дмитриев, Ильяс Гыйльманов, Рамазан Гәрәев лаек булдылар. Тимерхан Гөлданаев икенче урын алды.

Алар медальләр һәм Грамоталар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International