Кырындының сугыш һәм хезмәт ветеранына – 99 яшь

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

Кырындының иң өлкән кешесе, сугыш һәм хезмәт ветераны Мөнәвәрә апа ЯХИНАга бүген 99 яшь тулды.

Уллары әйтүенчә, аңа 101 яшь булырга тиеш. Элек шулай ялгышып яздырулар булган бит, диләр алар.

Мөнәвәрә апа 1942 елда үзе теләп фронтка китә. Ржевта шоферлар курсын тәмамлаган кызга сугышчыларга корал, азык-төлек ташырга туры килә. Каты бәрелешләр вакытында яраланып, контузия ала һәм Хабаровскига озатыла.

Сугыштан соң 40 елга сузылган педагогик эшчәнлеге башлана. Ул районыбызда күп еллар башлангыч сыйныфлар укытучысы, директор булып эшли. Эшләгән дәверендә Әрем, Хор.Ключ авылларында мәктәп салдыра. Ире Сөббух вафатыннан соң өч улын ялгызы аякка бастыра. Хәзер төпчеге Рәис тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши.

  • Әнкәй безне эш белән тәрбияләде. Үзе дә бик төгәл, гадел булды, бездән дә шуны таләп итте. Кырыслыгы, усаллыгы да бар иде. Әмма безнең әни “яхшы усал” ул, аның күңеле изге,  – диләр уллары Рифкать, Рәшит, Рәис.

Мөнәвәрә апаны туган көне белән район башлыгы Валерий Макаров, район хәрби комиссары Илгиз Галиев, Кырынды авыл җирлеге башлыгы Илназ Закиров, Кырынды башлангыч мәктәп-балалар бакчасы директоры Рафилә Алиева, якыннары котладылар. Алар белән бик теләп аралашты, хатирәләр барлады Мөнәвәрә апа.

  • Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бик тә күрәсем килә, – диде ветеран.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International