Әгерҗе районыннан алты меңгә якын кеше диспансеризация узарга тиеш

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

Быел тимерьюлчыларны да кертеп 5700гә якын райондашыбыз диспансерлаштыру узарга тиеш. 200ләп райондашыбыз бушлай тикшеренүне үтә башлаган инде.

Диспансерлаштыру узарга тиешле райондашларыбызны ике төркемгә бүлеп карарга мөмкин: 18-39 һәм 40-102 яшьлекләр.

БЕРЕНЧЕ ТӨРКЕМ. 18-39 яшьлекләр диспансерлаштыруны өч елга бер тапкыр уза. Алар холестеринга һәм шикәргә кан тапшырылар, электрокардиография (ЭКГ), флюорография (ФЛГ) үтәләр. Гинеколог, иң соңыннан терапевт консультациясе алалар.

Сүз уңаеннан: туу вакытлары диспансерлаштыру елларына туры килмәгән 19-38 яшьлек райондашларыбыз профилактик медицина күзәтүе уза. Ул диспансерлаштыру кебек үк үтелә. 

ИКЕНЧЕ ТӨРКЕМ. 40-102 яшьтәге пациентлар медицина тикшеренүен ел саен уза. Алар гомуми кан анализы, яшерен канга тизәк бирәләр, ир-атлар – простатспецифик  антиген (ПСА), хатын-кызлар онкоцитологиягә мазок тапшыралар. Шулай ук электрокардиография, флюорография, маммография үтәләр. Күз эчендәге басымны тикшертәләр. Гинеколог, аннан терапевт консультациясе узалар.

Терпевт караганнан соң ике төркем пациентлары да, ихтыяҗ булган очракта, медицина күзәтүен узуны дәвам итү өчен икенче этапка юлланырга мөмкин.  Анализ нәтиҗәләренә карап, бу этапта невролог, окулист, хирург, уролог, акушер-гинеколог кабул итә. Шулай ук спирометрия, баш һәм муен кан тамырларына ультратавыш, колоноскопия кебек тикшерү ысуллары билгеләнергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International