Якташыбыз, Әгерҗе спорт мәктәбендә тәрбияләнгән Максим Грошев Kaufland Cup турнирында катнашу өчен Россия Олимпия җыелма командасына чакыру алды.
Турнир матчлары Төньяк Словакиянең Попрад шәһәрендә 7 һәм 8 февральдә узачак. Уеннар расписаниесе:
7 февральдә Россия-Беларусь матчы була, ул 20.00 сәгатьтә башлана. 8 февральдә Словакия – Россия матчы узачак, ул 16.00 сәгатьтә башлана. Уңышлар сиңа, Максим, яңа җиңүләр белән көтәбез!