Турнир матчлары Словакиянең Попрад шәһәрендә 7 һәм 8 февральдә узачак.
Безнең якташыбыз Максим Грошев Kaufland Cup турнирында катнашу өчен Россия Олимпия җыелма командасына чакыру алды.
Kaufland Cup халыкара турниры Словакия башкаласында 7-9 февральдә узачак. Россия Олимпия җыелма командасы белән бергә ярышларда белоруслар һәм словаклар да катнашачак.
7 февральдә старт матчында безнең команда Белоруссия җыелмасы белән, ә бер көн соңрак словаклар белән көч сынашачак.
7 февраль Россия-Беларусь. Башлана 20.00 сәгатьтә
8 февраль Словакия– Россия. Башлана 16.00 сәгатьтә
Уңышлар сиңа Максим, көтәбез җиңү белән өйгә!