Чаллыда узган “Ел укытучысы“ һәм “Ел тәрбиячесе“ бәйгеләренең зона этабында Әгерҗе районы укытучылары һәм тәрбиячеләре осталыкларын күрсәттеләр.
Тирсә һәм 2нче мәктәпнең математика укытучылары Руфа Замалиева һәм Артем Воронцов, Исәнбай мәктәбенең татар теле укытучысы Гөлназ Хуҗина, 4нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты мөгаллме Алинә Галиева – “Ел укытучысы“, Тирсә һәм 7нче балалар бакчалары тәрбиячеләре Гөлнара Җәлилова һәм Ольга Кузнецова “Ел тәрбиячесе“ бәйгеләрендә катнаштылар.
Нәтиҗәләр соңрак билгеле булачак.