Әгерҗе никахны теркәү буенча лидерлык позициясен били

2020 елның 7 феврале, җомга

Шулай ук рейтингта Татарстанның Әлки, Кайбыч, Кама Тамагы, Саба районнары алда бара.

Бу хакта бүген Казанда уза торган Халыкара авыл яшьләре конгрессында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова сөйләде.

Әгерҗе, Әлки, Кайбыч, Кама Тамагы, Саба районнары никахларны теркәү буенча лидерлык позицияләрендә тора, дип билгеләп үтте депутат.

Халыкара авыл яшьләре конгрессы Казанда 6-9 февральдә уза. Анда Россия Федерациясенең 50 субъектыннан һәм 25 илдән 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша. Чарада барлыгы 250 кеше катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International