8 февральдә "ОЛИМП" спорт комплексы базасында Әгерҗе муниципаль районының "Көрәш" буенча ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган ачык турнир узачак.
Турнирның максаты-районда көрәшне популярлаштыру һәм үстерү, спорт осталыгын арттыру, иң көчле көрәшчеләрне ачыклау, халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Командаларны теркәү, ярышларда катнашучыларны үлчәү 08.00 дән 09.50 гә кадәр узачак. Ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана.
"Спорт мәктәбе" барлык теләүчеләрне ярышларда катнашырга чакыра, шулай ук спорт ветераннарын спорт бәйрәмендә көтәбез! Барлык теләүчеләрне район һәм Әгерҗе шәһәренең яраткан көрәшчеләре өчен җан атарга чакырабыз,бик кызыклы һәм эссе булачак!