Салагыш авылында халык җыены узды

2020 елның 7 феврале, җомга

Салагыш авылында узган халык җыенында район башлыгы Валерий Макаров, район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Салагыш авыл җирлеге башлыгы Мансур Мөхәммәдиев халыкны 2019 елда башкарылган эшләр белән таныштырды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин авыл халкы өчен тәгаенләнгән дәүләт программалары турында сөйләде. “Россельхозбанк”ның Әгерҗедәге офисы җитәкчесе Фәридә Хәдимуллина “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы турында бәян итте. Полициянең участок  вәкиле Айдар Әхмәтшин халыкны уяу, мошенниклар кармагына эләгүдән сак булырга өндәде. Шушы ук фикер Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы бүлеге начальнигы Айнур Вәлиев чыгышында да дәвам итте.

Район башлыгы Валерий Макаров халыкны районда башкарылган эшләр белән таныштырды. Җитәкче авылның педагогика ветераны – “III буын университеты” программасы активисты Лениза Шәриповага Рәхмәт хаты да тапшырды.

Җыенда нинди сораулар күтәрелде? Аларга җитәкчеләр ничек җавап бирде? Бу хакта газетабыздан укырсыз.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International