Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Барысы да – әниләр өчен
2012 елның 27 ноябре, сишәмбе
Роберт Миңнуллинның балачакта ятлаган “Ашлар тәмле булсын өчен, көннәр якты булсын өчен... Әни кирәк, әни кирәк!” дигән шигырь юлларын кем генә белми икән... Яңа туган сабыйга да, чәченә чал кунган апа-абзыйларга да әни кирәк шул. Шигырьдәгечә, алар булганга гына ашлар тәмле, көннәр ямьле, эшләр уң, тормыш түгәрәк.
Әни кирәк!
Узган якшәмбедә Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелде. Бу көнне һәркем газиз кешеләрен бәйрәм белән котлады, изге теләкләрен җиткерде.
Район Мәдәният сараенда Әниләр көненә багышланган концертка килүчеләр мәктәптән тыш эшләр үзәге, сәнгать мәктәбендә, Мәдәният сараенда шөгыльләнүчеләр, районыбыз үзешчәннәре чыгышларын көчле алкышларга күмделәр. Һәр җыр-бию газизләребезгә бәйрәм бүләге булып яңгырады. Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов әниләргә бәйрәм уңаеннан матур теләкләрен җиткерде. “Әни булган өйдә генә күпереп пешкән пәрәмәчләр, тәмле коймаклар була. Алар гына безне җылы оекбаш-бияләйләр бәйләп сөендерә. Әниләр генә безне яклый, саклый. Алар балалары өчен утка да, суга да керергә әзер. Газизләребез исән чакта кадерләрен белсәк иде”, – диде ул.
Оста куллар
Бу көнне фойеда бик матур кул эшләре күргәзмәсе оештырылган иде. Әнә, балалар китапханәсенең “Элмәк арты элмәк” кул эшләре түгәрәгенә 20ләп хатын-кыз йөри. Алар арасында гаиләләре белән бәйли, тегә, чигә, сәйләннән бик күп әйберләр ясаган Коробейниковлар гаиләсе дә бар. Кул эшл
әре күз явын алырлык матур аларның. Хәтта фотосурәт куя торган кечкенә генә кысаның да почмакларына бик матур чәчәкләр төшергәннәр. Коробейниковларның эшләнмәләрен кызыксынып карадылар, кулларыннан гөлләр тама дип соклануларын белдерделәр. 5 сыйныф укучысы Олег Панков та кул эшләренә бик оста икән. Ул бәйләгән оекбаш-башмаклар, ясаган кәрзин, гөлләргә кызлар да кызыкты.
Күптән түгел Әгерҗедә танылган кул эшләре остасы Эльвира Вәлиева район Мәдәният сараенда пенсионерлар өчен “Куллар тынгылык белми” дигән түгәрәк ачты. Анда йөрергә теләүчеләр көннән-көн арта. Моңа кадәр дә бәйләү белән шөгыльләнгән Гүзәл Шәйхәйдәрова монда йөри башлагач тагын да активлашкан. “Без биредә кул эшләренә генә өйрәнеп калмыйбыз, бер-беребез белән рәхәтләнеп аралашабыз да”, – диде ул. Роза Гыймазиева, Тамара Костенкова, Нәсимә Әбдрәшитова, Гүзәл Ваһапова, Лилия Сарксян һәм башкалар – барысы да әлеге түгәрәктә шөгыльләнеп, кулларын шактый шомартканнар.
Бәйрәмгә килүчеләрне мәктәптән тыш эшләр үзәгендә эшли башлаган “Икар”, “АRT-Кристалл”, “Яңа буын” мәктәп бизнесы эшләре дә кызыксындырды. Биредә 6-10 сыйныф укучылары шөгыльләнә. Визитка, календарь, блокнот, альбомнар ясыйлар алар. 2013 елда Казанда булачак Универсиадага багышлап чыгарылган “Юл күрсәткеч” тә читтән килүчеләргә бик зур ярдәмлек булачак. “Без заказга да әйберләр эшлибез. Балалар үзләре ясаган товарны тәкъдим итәргә дә өйрәнәләр. Әнә бит, Камил Сәгъдиевның теле телгә йокмый”, – ди җитәкчеләре Людмила Белова.
Менә шундый осталар яши шәһәребездә. Күпләр әлеге эшләнмәләрне әниләренә бүләккә сатып та алдылар.
Мәгълүмат чыганагы http://www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды
Пенсия тупланмалары аз күләмдә тупланган гражданнар яки кирәкле стажы һәм пенсия коэффициентлары булмаган кешеләр пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләү ысулы белән алу хокукына ия. Узган елда гына да Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлеге мондый түләүне 13 мең кешегә рәсмиләштерде.
Чернобыль атом электр станөиясендәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан гражданнар өчен 1,4 меңнән артык татарстанлы социаль ярдәм чаралары ала
Татарстан Республикасында 2026 елның апреленә 1473 кеше Чернобыль АЭСында булган һәлакәтне бетерүдә катнашучылар, әлеге һәлакәт нәтиҗәсендә инвалидлык алган гражданнар өчен билгеләнгән социаль ярдәм чараларыннан файдалана.
16
апрель, 2026 ел
VII Халыкара экологик диктант старт алды: үз белемнәреңне 22 апрельгә кадәр тикшерергә мөмкин.
Быелның төп темасы - «Экологик иминлек»
ИХО әгъзалары булган дәүләтләрнең яшь дипломатларының юбилей форумы Казанда узачак
Быел ул оешканнан алып ун еллыгын билгеләп үтә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз