“Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе” республика конкурсында катнашкан 57 җәмәгать тәрбиячесенең 22се финалга чыкты. Лауреатлар арасында Әгерҗенең 3нче мәктәбе тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, җәмәгать инспекторы Елена Шушакова да бар. Елена Николаевна “Балачакны яклау” номинациясендә өченче урынга лаек булды.