Әгерҗедә генә әлеге чарада 80нән артык кеше катнашты.
Матур традиция буенча бүген Әгерҗедә “Татарстан чаңгы юллары“ акциясе узды. Аның быелгысы ТАССРның 100 еллыгына багышланды. Мәктәп укучылары, хезмәт коллективлары эшче-хезмәткәрләре “Орешник“ ял паркында өч-биш чакрымлы дистанцияләрне уздылар. Спорт бәйрәменә “Өмет“ халыкка ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләренең барысы да килгән иде. Һәр спорт чарасында активлыклары белән аерылып торучы гүзәл затларның күбесе чаңгыда йөрү осталыгын күрсәтте. Кайберләре аларга көч бирделәр. Акциядә катнашучыларны спорт бүлеге җитәкчесе Илдар Идиятов сәламләде һәм аларның һәрвакыт спорт белән дус булуларын теләде. Әлеге чарада берничә ел рәттән катнашучы лаеклы ялдагы Владимир Прокошев та бер төркем пенсионерлар белән старт сызыгына басты.