Красный борда узган җыен бүләкләүләргә бай булды

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

Бер төркем хезмәт алдынгылары, оста куллар бүләкләүләргә лаек булдылар.

Район башлыгы Валерий Макаров район кулланучылар системасында озак елларга сузылган нәтиҗәле хезмәте өчен “Красноборский“ кулланучылар җәмгыяте рәисе Венера Салих кызы Гыйльметдинованы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләде.

Авыл башлыгы Анатолий Лазарев, Яңа елга оешма-учреждение, күпкатлы йортлар территорияләрен кар сыннары белән бизәгән җитәкчеләргә һәм хезмәткәрләргә олы рәхмәтен белдереп, Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.

“Наз“ приютының хезмәт уңышларына ирешкән бер төркем хезмәткәрләре приют директоры Гөлчәчәк Нигъмәтуллина кулыннан Рәхмәт хатлары алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International